Get Adobe Flash player

Cәхифәләр

  • 3 телдә сөйләшәм
  • Шигырьләр
  • Әдип
  • Әкиятханә
  • Комикслар
  • Буяугыч
  • Бәйгеләр
  • Бәйрәм белән!
  • Күңелле тәнәфес
  • Алтын куллар
Баш бит Коллектив
Ә бусы - без! Принтерга

Хөснетдинов Зиннур Зиятдин улы

(Зиннур Хөснияр)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

(Зиннур Хуснияр)

«Татмедиа» ААҖ филиалы «Салават күпере» журналы редакциясе» директоры баш мөхәррире.

Язучы-прозаик Зиннур Хөснияр (Зиннур Зыятдин улы Хөснетдинов) 1961 елның 18 июлендә Татарстан Республикасының Биектау районы Бикнарат авылында туа. Әтисе Зыятдин ага – балта остасы, тимерче, әнисе Һәдия ханым авылның күмәк хуҗалыгында хезмәт итә.

1978 елда туган авылыннан өч чакрым ераклыктагы Олы Битаман авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Зиннур Казан педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә. Студент елларында институт каршындагы «Илһам» әдәби-иҗат түгәрәгенең актив әгъзаларыннан берсе була, соңга таба аны үзе үк җитәкли. Сәләтле студентның беренче повесть-хикәяләре дә шул елларда языла. Дүртенче курста укыганда «Ялкын» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли башлый.

1985-1987 елларда 3.Хөснияр гаскәри хезмәттә, Брест шәһәрендә офицерлар әзерли торган мәктәпне тәмамлый. Армиядән кайткач, 1989 елның октябренә кадәр Татарстан радиосында әдәби-драматик тапшырулар редакциясе мөхәррире, аннары берникадәр вакыт Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. Шул ук 1989 елның ахырларында ул Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә һәм «ПОИНТ» совет-фин уртак предприятиесе (җитәкчесе – эшмәкәр-журналист Солтан Сәлимҗанов) ярдәмендә татар балалары өчен төсле-бизәүле «Салават күпере» исемле журналга нигез сала һәм журналның баш мөхәррире итеп тәгаенләнә. Хәзерге көндә бу журнал үзенең бизәлеше һәм тәрбияви-сәнгати әһәмияте белән татар телендә балаларга атап чыгарыла торган басмаларның иң популярларыннан берсе булып санала.

Зиннур Хөсниярның матбугат мәйданындагы игелекле хезмәт башлангычлары бер «Салават күпере» басмасы белән генә чикләнми. 1997 елдан нәшер ителә башлаган «Таһир-Зөһрә» гаилә газетасы, 1999 елдан яшьләргә атап чыгарылган «Җүләр чак», өлкәнрәк укучыларны күздә тоткан «Яучы», медицинага кагылышлы «Әбүгалисина» газеталары һәм, ниһаять, 2001 елда нигезләнгән «Сәхнә» исемле театр һәм эстрада журналы – болар һәммәсе Зиннур Хөсниярның шәхси инициативасы һәм матди кайгыртуы белән, аның үз нәширлегендә һәм мөхәррирлегендә дөньяга килгән басмалар. 2001 елдан әлеге газета-журналлар 3.Хөснияр үзе оештырган «Ак барс» нәшрият йорты» тарафыннан басып таратылалар. «Әлеге нәшрият йорты соңгы елларда татар һәм рус телләрендә нәфис әдәбият һәм дини китаплар бастыру хезмәте белән дә шөгыльләнә. 2002 елда дөнья күргән «Аллага шөкер. Балалар өчен дин сабаклары» һәм «Книга жизни» китаплары – шулар җөмләсеннән.

Зиннур Хөсниярның беренче басма китабы – «Таң ата да кич була» исемле хикәяләр җыентыгы 1989 елда басылып чыга. Нигездә авыл тормышын, авыл кешеләре образларын гәүдәләндергән егермегә якын хикәяне берләштергән җыентык әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан җылы каршы алына, әдәби тәнкыйтьтә яшь авторның материалны яхшы белүе, тормыш күренешләренә художникларча якын килүе, тел-стиленең шомалыгы, халыкчан гадилеге искәртеп үтелә. Әдипнең шуннан соң укучыларга тәкъдим ителгән «Тәгәри китте язмышлар» (1991) исемле проза җыентыгы, бигрәк тә зур күләмле «Терсәк сугышы» (2001) һәм «Эттән туган» (2003) романнары әхлак нигезләре таркала-җимерелә барган хәзерге чынбарлыктагы гыйбрәтле вакыйгаларның, кешеләр арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләрнең фәлсәфи асылын ачарга омтылу тәҗрибәләре буларак игътибарга лаеклы. 3. Хөснияр «Ак болыт күләгәсе», «Хуҗа һәм аның хатыны», «Кышлаган үгез» исемле хикәяләре өчен 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге премиясе белән бүләкләнде.

3.Хөснияр – татар балалар әдәбияты өлкәсендә дә иң актив авторларның берсе. 1996-2004 еллар арасында аның кече яшьтәге балалар өчен биш китабы басылып чыкты. Ул 2001 елдан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем йөртә, 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Директор главный редактор филиала ОАО «Татмедиа» Редакция журнала «Салават купере»

Зиннур Зиятдинович Хуснутдинов (литературный псевдоним Зиннур Хуснияр) – талантливый писатель, умелый руководитель и организатор, издатель. C 1990 года и по настоящее время является главным редактором детского журнала «Салават купере». Более того, Зиннур Хуснияр – создатель, основной идейный вдохновитель этого прекрасного журнала. При его грамотном руководстве издание приобрело большую популярность и авторитет, как среди детей, так и среди их родителей. Журнал содействует гармоничному физическому и психологическому развитию подрастающего поколения, формированию их интеллектуального и творческого потенциала, созданию фундамента для приобретения любых других специальных знаний и навыков в будущем. Сегодня «Салават күпере» – это проверенное временем имя, качественный продукт издательского дела, которому безоговорочно доверяют, символ счастливого и беззаботного детства.

Высокий профессионализм, целеустремленность, принципиальность, дальновидность отличают Зиннура Хуснияра как руководителя. Он обладает уникальной способностью сплотить в один коллектив талантливых людей и квалифицированных специалистов, организовать для них максимально комфортные условия для работы и творчества.

Зиннур Хуснияр – лауреат премий Ф.Хусни, Г.Исхаки, М.Джалиля; Заслуженный деятель искусств Республики Татарстан, член правления Союза писателей Республики Татарстан. Награжден медалью 1000-летия г.Казани.

Хөснетдинова Зилә Зиннур кызы

(Зилә ЯЗ)

Хуснутдинова Зиля Зиннуровна (Зиля ЯЗ)

Баш мөхәррир урынбасары.

Журналны нигезләүче Зиннур Хөсниярның кызы. Нәни чагыннан ук әтисе тәэсирендә, татар теле, әдәбияты, мәдәниятенә һәм, әлбәттә, «Салават күпере» журналына мәхәббәт һәм тирән ихтирам хисләрендә тәрбияләнә. Шуңа да 22 яшендә Казан дәүләт университетының социология бүлеген уңышлы тәмамлап һәм балалар психологиясе буенча өстәмә белгечлек алып, ул нәкъ менә «Салават күпере» журналын тагын да баету һәм үстерү, заман таләпләренә һәм бүгенге укучыга якынайту теләге белән редакциягә эшкә килә.

Хәзерге вакытта Зилә ЯЗ (яшь белгеч үзе сайлаган тәхәллүс) «Салават күпере» журналы редакциясенең яңа проектларын гамәлгә кую өлкәсендә уңышлы эшчәнлек алып бара, фәнни-тикшеренү эшен яза һәм үз көчен рус прозасында сыный.

Заместитель главного редактора.

Дочь основателя журнала Зиннура Хуснияра, который с рождения прививал ей любовь к татарскому языку, литературе культуре и, безусловно, журналу «Салават купере». Не удивительно, что в 22 года, после успешного окончания КГУ (отделение социологии) и дополнительного образования по детской психологии, она изъявила желание работать в редакции журнала, своим литературным талантом обогащая и делая его еще более современным и ярким. Сегодня Зиля Яз (псевдоним, который выбрала для себя эта юная журналистка) успешно работает над реализацией новых проектов в рамках журнала «Салават купере», над диссертационным исследованием по психологии и пробует свои возможности в русской прозе.

Шәйдуллина Римма Рифхат кызы

Шайдуллина Римма Рифхатевна

Җаваплы сәркатип.

Яшь һәм перспективалы мөхәррир. Ул редакциядә бик аз вакыт эшли, ләкин үзен тел белеме һәм татар халкы тарихы өлкәсендә белгеч итеп күрсәтергә өлгерде. Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлаганнан соң, аспирантурада белем алып, «Бертуган Хөсәеневләрнең сәүдә һәм хәйрия эшчәнлеге (XIX йөзнең 2 нче яртысы - XX йөз башы)» темасына диссертация язып яклады, тарих фәннәре кандидаты исемен алды.

Хәзерге вакытта Римма Шәйдуллина «Салават күпере» журналын басмага әзерләү өчен җаваплы. Шул вакытта укыту эшчәнлеген дә уңышлы алып бара. Эшчәнлеге, киң эрудициягә ия булуы аңа журналда уңышлы һәм нәтиҗәле хезмәт алып барырга ярдәм итә.

Ответственный секретарь.

Молодой и перспективный редактор. Она работает в редакции совсем недавно, но успела в полной мере проявить свои способности в языкознании и истории татарского народа. Неудивительно, так как после окончания факультета татарской филологии и историии КГУ, успешно обучалась в аспирантуре и защитила диссертационное исследование по теме «Торгово-предпринимательская и благотворительная деятельность братьев Хусаиновых (вторая половина XIX – начало XX вв.)» на соискание ученой степени кандидата исторических наук.

Сегодня, будучи выпускающим редактором в журнале «Салават купере», она занимается и преподавательской деятельностью. Мягкий характер, трудолюбие, прекрасная эрудиция помогают Римме Шайдуллиной успешно вести свою работу в редакции.

Леронов Лемон Лерон улы (Ләбиб Лерон)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Леронов Лемон Леронович (Лябиб Лерон)

Бүлек мөхәррире.

Ләбиб Лерон (Лемон Лерон улы Леронов) 1961 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килә. Бала чагы Актаныш рай­онының Олы Имән авылында уза.

1969-1979 елларда Олы Имәннең башлангыч, Югары Яхшыйның сигезьеллык мәктәпләрендә, Киров авылының урта мәктәбендә белем ала. 1979 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Аның журналистика бүлеген 1984 елда тәмамлый. Универ­ситетта укыган елларында ук «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә эшли башлый. 1986-1988 елларда Татарстан Язучылар берлегендә СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры вазифасын башкара. Берара янә «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, Татарстан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә мөхәррир булып эшләп ала. 1989 елдан бирле ул – балалар өчен яңа чыга башлаган «Салават күпере» журналында әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире хезмәтендә.

Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бердәй актив яза. Ул – балалар өчен «Яңгырның ял көне» (1988) дигән шигырьләр җыен­тыгы, «Транзистор үч ала» (1989) дигән шаян хикәяләр, «Тәгәрмәчле чана» (1993) дигән әкиятләр, «Таһир маҗаралары» (2000) дигән комикс китаплары, «Кояшны кочкан малай» (2004) дигән шигырьләр, әкиятләр, мәзәкиятләр, җырлар, пьесалар җыентыгы авторы. Аның «Чәпәләй белән Тәпәләй», «Аңгыра сарык җүләре» дигән пьесалары Әлмәт театры сәхнәсендә куела, ә «Урмандагы тамаша», «Без барабыз бәйрәмгә» пьесалары Татарстан телевидениесеннән күрсәтелә. Өлкән укучылар аны шулай ук каләмдәшләренең иҗатларын «чеметкәләп» алган сатирик һәм юмористик эпи­граммалары, пародияләре («Күрше тавыгы» җыентыгы), лирик-публицистик шигырьләр («Сине генә сөям» җыентыгы), «Шайтан шаяруы», «Бәллүр төн» кебек көлкеле повесть-хикәяләр авторы буларак та беләләр.

Ләбиб Лерон, «Ватаным Татарстан» газетасы һәм «Идел» журналы уздырган иҗади бәйгеләрдә катнашып, берничә мәртәбә призлы урыннар яулады. 1990 елда аның «Күрше тавыгы» китабы республикакүләм уздырылган «Елның иң яхшы китабы» конкурсында икенче урынга лаек булды, ә «Ел китабы-93» конкурсында беренче урынны яулаган «Тәгәрмәчле чана» җыентыгы беренче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде.

Ләбиб Леронның аерым әсәрләре рус теленә дә тәрҗемә ителгән. 1987 елда Мәскәүнең «Современник» нәшрияты бастырып чыгарган «Середина земли родной» дигән күмәк җыентыкта Л.Леронның да бер бәйләм шигырьләре урнаштырылган.

Ләбиб Лерон – Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге (1994) һәм А.Алиш исемендәге (2000) премияләре лауреаты. Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерү юлында күрсәткән иҗади хезмәтләре өчен 2002 елда аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. Ул – 1990 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

Редактор отдела

Ярмиева Гөлназ Зыятдин кызы

Ярмиева Гульназ Зиятдиновна

Бүлек мөхәррире

Редактор отдела

Кузиева Мөнирә Камил кызы

Кузиева Мунира Камильевна

Компьютер дизайнеры.

Мөнирә Камил кызы 1962 елның 15 декабрендә Чкаловск шәһәрендә дөньяга килгән. 1984 елда Казан дәүләт университетының ВМК факультетын тәмамлаган. 1995 елдан «Идел» журналы редакциясендә компьютер бүлеге начальнигы булып хезмәт иткән. 1998 елдан алып Мөнирә Камил кызы «Салават күпере» журналы редакциясендә компьютер дизайнеры вазифаларын үти. Соңгы 12 ел дәвамында ул басманың заман таләпләренә һәм нәни укучылар зәвыгына таләп биргән сәнгати бизәлешен техник яктан тәэмин итү өчен җаваплы. Аның катнашында Казан шәһәре 1000-еллыгына багышланган «Салават күпере»нең махсус саннары, балаларны төрле яклап үстерүгә юнәлтелгән китаплар әзерләнеп басылды.

Компьютерный дизайнер.

Мунира Камильевна родилась 15 декабря 1962 года в городе Чкаловск. В 1984 году закончила факультет ВМК Казанского государственного университета по специальности «Прикладная математика». В 1995 году поступила на работу в редакцию журнала «Идель» начальником компьютерного отдела. В редакции журнала «Салават купере» Мунира Камильевна работает с 1998 года в должности компьтерного дизайнера. На протяжении последних 12 лет на нее возложена основная ответственность за техническую реализацию художественного оформление издания, отвечающего требованиям времени и вкусам юных читателей. При ее активном участии были выпущены отдельные номера журнала «Салават күпере», посвященные 1000 летию Казани, книги, способствующие разностороннему развитию детей.

Йосыпова Әлфия Мөнир кызы

Юсупова Альфия Мунировна

Баш рәссам.

Главный художник.

Альфия Мунировна родилась 21 августа 1975 года в Казани. После окончания средней школы №38 в 1990 году поступила в Казанское театральное училище на художественно-бутафорский факультет. В 1995 году начала работать в художественной мастерской ОАО «КМПО» художественным оформителем. В 1998 году перешла на работу в Казанский ТЮЗ, но в 1999 году вернулась в ОАО «КМПО». 31 марта 2008 года поступила на работу ООО «Агрофактум», где занималась компьютерной версткой журнала «Агрофактум», 31 октября 2008 года перешла на работу «Сельский мир». С марта 2010 года по настоящее время работает главным художником в журнале «Салават купере».

Салихова Рәмзия Якуб кызы

Салихова Рамзия Якубовна

Баш хисапчы.

Главный бухгалтер.

Әхмәтҗанова Лилия Расых кызы

Ахметзянова Лилия Расиховна

Хисапчы.

Лилия Расыйх кызы 1991 елның 27 мартында Казан шәһәрендә дөньяга килгән. 2008 елда Казанның 91 нче мәктәбен алтын медаль, ә инде 2009 елда Икътисад, идарә һәм хокук институты каршындагы колледжны кызыл диплом белән тәмамлый. «Бухгалтер» белгечлеге ала. Хәзерге вакытта Казан дәүләт финанслар һәм икътисад институтының читтән торып уку бүлегендә белем ала.

Бухгалтер.

Лилия Расиховна родилась в Казани 27 марта 1991 года. В 2008 году закончила школу №91 в Казани с золотой медалью, в 2009 году – колледж при ИЭУП с красным дипломом. Получила специальность «Бухгалтер». В настоящее время получает знания в КГФЭИ на заочном отделении.

Нәсыйхова Ландыш Равил кызы

 

 

Насыйхова Ландыш Равилевна

 

Рәхим ит!

Элемтә


Click on me to change image   
Тикшерү саны *