Get Adobe Flash player

Cәхифәләр

  • 3 телдә сөйләшәм
  • Шигырьләр
  • Әдип
  • Әкиятханә
  • Комикслар
  • Буяугыч
  • Бәйгеләр
  • Бәйрәм белән!
  • Күңелле тәнәфес
  • Алтын куллар
Баш бит
Сәлам, дускай! Принтерга


Чын күңелдән котлыйбыз сине! Чөнки син «Салават күпере» сайты аша балачак дөньясына кереп чумдың! Бу дөнья – иң матур, тылсымлы, күңелле, рәхәт җир (һәм иң сөендергәне − монда сиңа ничә яшь булуы бер дә мөһим түгел).

«Салават күпере» − мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге (3−12 яшь) балалар өчен бердәнбер татар әдәби-нәфис журнал. Аның тарихы 20 еллык вакытны үз эченә сыйдырган.

Белгәнеңчә, салават күпере − табигатьнең иң матур күренешләреннән берсе. Шуңа журналның исемендә балачакның иң матур уй-фикерләре, теләк-хыяллары салават күпере төсләрендә чагыла. «Салават күпере» − гамьсез бала чагыбыз символы, сабыйларның иң зур шатлыгы!

Дускай, әйдә, сайт буенча сәяхәт итеп, балачакның рәхәтен тоеп карыйк әле. Күргәнеңчә, монда өч зур ил бар – СалКүперстан, ЗурСити, НәниЛэнд. Алар бик төрле һәм кызыклы. Мәсәлән, СалКүперстанга кереп чыксаң, син журналда басылган кызыклы әкият-хикәятләр, шигырьләр, уеннарны зур-зур абый-апалар иҗат итүен белерсең. Кемнәр икән алар? Ә матур-матур рәсемнәрне кем ясый?

«Салават күпере»ндә сиңа яхшы таныш геройлар – Шүркә, Елмай, Йомшаккай, Матуркай һәм Шалай дус-тату яшәп яталар. Син алар белән дә бик тиз уртак тел табарсың.

ЗурСити иленә юл алганда үзең белән әти-әниең, укытучыларың һәм тәрбиячеләреңне дә чакыр. Анда алар өчен файдалы мәгълүмат бик күп.

Ә НәниЛэнд – гади ил генә түгел, ә җир йөзендәге һәр баланың иң татлы хыялы... Ышансаң − ышан, ышанмасаң − ышанма, ләкин нәкъ менә бу илдә син бөтен сорауларыңа җавап табарсың! Монда яратып укыган язучы һәм шагыйрьләрнең әсәрләре (Зиннур абый Хөснияр, Ләбиб абый Лерон, Рөстәм абый Мингалим, Равил абый Фәйзуллин, Роберт абый Миңнуллин һ.б.); төрле халыкларның әкитләре; әйләнә-тирә дөнья хәлләре һәм күренекле шәхесләрнең тормышлары тупланган. Бу илдә иң мавыктыргыч дәресләргә дә кереп чыгарсың − уку, язу, матур сөйләм, кызыклы арифметика, рәсем сәнгате, тәрбия һәм этика кагыйдәләре, кул эшләре, тормыш иминлеге нигезләре, татар, рус һәм инглиз телләрен өйрәнү... Ә тагын... тагын! Оригиналь кроссвордлар, сканвордлар, башваткычлар, ребуслар, буяугычлар, табышмаклар! Рәхәтләнеп күңел ач!

Дускай, син үзең дә журнал әзерләүдә катнаша аласың. Ничек дисеңме? Бик гади − «Нәкыш», «Былбыл», «Мин бит бу!» кебек бәйгеләргә рәсемнәреңне, хикәя-шигырьләреңне, фотоларыңны җибәрсәң, аларны, һичшиксез ,«Салават күпере» битләрендә күрерсең.

Балачак дөньясы сине көтә! Рәхим ит!

 
Гафу итегез, хәзерге вакытта сайт эшләнү процессында. Принтерга
Әгәр сайтта урнаштырылган материаллар буенча теләк-тәкъдимнәрегез булса, Бу e-mail адрес спам-ботлардан сакланган, аны карар өчен Javascript кушылган булырга тиеш. адресына хатлар җибәрә аласыз. Рәхмәт!
 

Рәхим ит!

Элемтә


Click on me to change image   
Тикшерү саны *